Казанның Миславский урамы 8/1 йорт адресы буенча урнашкан фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең истәлек тактасына чәчәкләр салдылар. Әлеге чарада шагыйрьнең оныгы Артем Кәримов дәү әтисе белән бәйле истәлекләрен сөйләде.
«Соңгы шигырьләрендә, хатларында ул туган якны, ватанны сагынуын, тизрәк якыннары, гаиләсенә кайтасы килүе турында яза», - диде Артем Кәримов.
Ул Фатих Кәримнең баштан Кремль урамындагы 21 йорт, 67нче фатирда яшәгәнен әйтте. «1938 елның 3 гыйнварында кулга алынгач, гаиләсе Миславский урамы 8/1 йортындагы фатирга күченә. Фатих Кәримнең хатыны Кадрия Ишукова ике бала белән ялгызы - ярдәмчесез, акчасыз кала. Чөнки үзенең дә эшләмәгән чагы була – аны эшкә алмаганнар. Әнием Ләйлә дә әле ул чакта яңа туган сабый бала була», - диде ул.
Татарстан Милли музее генераль директоры урынбасары Ленария Мөслим Фатих Кәримнең ядкәрләре музейда сакланганын әйтте. «Үткәннәрне белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Быел Ватанны саклаучылар елы дип игълан иттеләр. Казанда һәр йорт, һәр урам ул – тарих. Шуңа күрә традицияләрне буыннарга җиткереп, бер-беребезне хөрмәт итеп, ярдәм итеп алга таба да эшләргә насыйп булсын», - диде ул.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев