Ингредиентларны кеше санына карап алабыз – тавык боты, бәрәңге, катлы камыр.
Шулай ук гөмбә белән суган кыздырып салырга була, сыр һәм каймак өстәргә мөмкин.
Эш барышы: тавык ботын тоз, борыч, тавык өчен тәмләткеч, сарымсак, соя соусы белән маринад ясап болгатып куябыз, 30-40 минуттан кыздырып алабыз (духовкага куеп алсаң да була).
Бәрәңгене әрчеп, суда пешереп сөт, май салып төябез.
Камырны бераз җәеп 6 кисәккә шакмаклап бүлеп, башта бәрәңге өстенә ит, гөмбә салабыз һәм сөякне чистартып, башын фольга чорнап, эчлек уртасына утыртып куеп, камырны җыябыз, йомырка яки сөт белән майлап, көнҗет орлыгы сибәбез. 180-170 градуслы мичтә 35-40 минут пешерәбез.
"Хезмәт" газетасыннан.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев