Сөйләп булмый торган серләр була,
Беркайчан да , беркемгә дә бирми торган,
Үзең генә юа торган керләр була.
Әйтергә тиеш булып та, уйлый торгач,
Әйтелмичә калган сүзләр була,
Гомер буе онытырга тырышып та,
Онытылмый торган күзләр була.
Күзең ак- караны аера алмый торган,
Ялгыз җан асраган көннәр була,
Үреп, сүтеп, чорнап, бәйләп, уйлап чыккан,
Таңы атмый торган төннәр була.
Аңлатырга сүзләр табып булмый торган,
Сине бәйләп алган сагыш була,
Күргәннәргә сабыр булып, күрмәгәнгә
Күрсәтмәсен, дигән, язмыш була.
Башына төшмәгән кеше белми торган,
Аңлый алмый торган әрнү була,
Үзең күптән гафу итеп, ә йөрәгең
Кабул итә алмаган рәнҗү була.
Һәм шуларның барысын түкми-чәчми,
Кеше, куңеленә салып куя.
Яши-яши авыр бер йөк булып,
Күңелдәге сандык шыплап тула...
Гөлфия Шәрифуллина
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1