Предыдущая публикация
Сыенам мин синең кочакка.
Башка беркем үтеп керә алмас җанны
җылытырлык итеп кочакла.
Тынга кабар тормыш давылыннан
арала да яшер җаныңа.
Миңа язган яңа язлар төсе
Синең күзләреңдә чагыла.
Йокысыз үткәргән төннәрнең
Җылысын эзләп кояшка үреләм
Һәм күрәм - күшеккән бу кышта
Мин синең җаныңның түренә түгеләм.
Гөлинә Шәйхи
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев