Бүген Австралиядә 18 сентябрь көнне 55 яшендә вафат булган Татарстанның атказанган артисты Зуля Камалова белән хушлаштылар. Соңгы вакытта ул онкология авыруы белән көрәште. Хушлашу мәрәсимен әлеге сылтама аша кереп карарга була: https://vimeo.com/event/4604441/e43f57ae56 .
Хушлашу мәрәсименә Зуля Камалованың кызы Зифа, ире Эндрю, апасы Әлфия, якыннары, дуслары һәм аның иҗатын сөючеләр җыелган иде. «Бу ышанмаслык хәл, без хаман да әле шок хәлендә. Мин Зөлфиянең безнең арада булмавын аңлыйм, әмма шундый яшь һәм матур кешенең безнең арадан китүен кабул итә алмыйм. Ул тышкы яктан гына матур түгел, ә бар яктан да матур кеше иде. Ул татар телендә җырлаучы сандугачыбыз иде. Зуля – мәхәббәт, әхлак һәм кабул итүнең гәүдәләнеше», – диде апасы.
Ул аларның һәрвакыт элемтәдә булуларын һәм бер-берсенә булышып яшәүләрен искәртте. «Без аның белән көн саен элемтәдә идек. Мин яхшыга өметләндем, чөнки Австралиядәге медицинаны иң яхшыларның берсе, дип саный идем. Кызганыч, Австралиягә килеп җитеп, бераз вакыт аны карап торырга өлгермәдем. Мин аның үлемен кабул итәргә тырышам, ләкин һаман да шундый яшь кешенең үлемен гаделсезлек, дип саныйм», – дип, билгеләде ул үзенең чыгышында.
Музыкант, журналист Рәдиф Кашапов видеоэлемтә аша үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Ул Зуля Камалованың еракта яшәвенә карамастан, татар халкы өчен бик якын булуын билгеләде.
«Мин Зөлфия апа белән 2002 елда таныштым, без аның белән интервью ясадык. Ә 2003 елда ул Казанда беренче концертын куйды, мин татар музыкасының мондый була алуына ышанмый идем. Гомумән, ике меңенче еллар башында татар музыкасы эстрададан һәм бер татар рок төркеменнән генә тора иде. Аңлаешлы җырлар башкаручы, үзенчәлекле тавыш иясе булган татар ханымның сәхнәгә чыгуы миндә бик көчле тәэсир калдырды. Зөлфия апа татар музыкасына яңа сулыш алып килде һәм безгә өмет бирде», – диде ул.
Кызы Зифа һәм ире Эндрю да якын кешеләренә кагылышлы истәлекләр белән бүлешеп, аңа рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Соңыннан Зуля Камалова башкаруындагы «Ай, былбылым» җыры астында аның бала чагынннан башлап хәзерге көннәргә кадәр булган фотолары күрсәтелде.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1