Предыдущая публикация
Сыртка камчы төшсә дә;
Юлдагы кадак ишеләр
Көпчәкләрне тишсә дә.
Яшисе килә, очрасын
Кешеләрнең кырысы;
Кырыкларга кырланса да
Һаваларның торышы.
Бүгенгене иртәгегә
Килә ныклап бәйлисе;
Заман чытырманыннан яктыны
Һаман килә шәйлисе.
Сызылып таңнар атканда,
Кичен кояш батканда –
Яшисе килә көчлерәк,
Шул хозурга бакканда.
Көндез дә килә яшисе,
Төндә дә ваз кичелми;
Әле безнең тәрәзәгә,
Язмыш-чаршау кич элми.
Сыртка каешлар төшсә дә,
Көпчәкләр тишелсә дә –
Яшисе килә җиһанның
Бер чите ишелсә дә...
Тормышны ярату хисен
Булмый һич җанда тыеп;
Күпме елларым узса да,
Яшәүдән булмый туеп!
Мәүлит ШАКИРОВ
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1