Бардыр, күптер кылган гөнаһлар.
Телем гайбәт сөйләп, ишеткәндер,
Кирәк-кирәкмәсне колаклар.
Күзләрем дә минем күргәннәрдер,
Тиешлесен, тиеш түгелен.
Кайчак тупас, ямьсез сүзләр белән,
Рәнҗеткәнмен кеше күңелен.
Аяклар да гел турыга гына,
Атлап йөрмәгәндер юлларда.
Ни кызганыч, харам ризыкларга,
Үрелгәндер кайчак куллар да.
Шунсы куанычлы: яшәгәндә,
Кеше әйберенә тимәдем.
Бурычларга алдым, тик ятимнәр,
Хакларына берчак кермәдем.
Олыларны - олы итә белдем,
Балаларга булдым гел үрнәк.
Яшәмәдем туган-тумачаның,
Булган байлыгыннан һич көнләп.
РАББЫМ!!!!
Гөнаһларны гафу итче диеп,
Догага күтәрдем кулымны.
Рәхмәтең киң, кичерә күр берүк,
Мин гөнаһлы, зәгыйфь колыңны.
Ф.Мөхәммәтҗан -Тегермәнле
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев