Илебез тыныч түгел. Украинада кан коеш, үлем белән көрәш бара. Аллаһым, тизрәк сугышларны туктатып, илебездә тынычлык урнаштыр. Анда йөргән бәндәләрне исән-аман Туган-яшәгән җирләренә кайтар. Әти-әниләре, туганнары, хатыннары, балалары белән матур итеп яшәүләрен дәвам иттер. Аларның бересе дә билгесез солдат булмасыннар.
Мәңге тереләр
Күпме билгесез солдатлар
Ятып калган яу кырында.
Һичкайчан батырлар үлми,
Мәңге тереләр җырымда.
Кайларда гына очрамый
Билгесез солдат кабере.
Алар бу дөньядан киткән,
Кичереп дошман җәбере.
Һаман табылып тора
Билгесез солдат кабере.
Тынычлыкта яшәүнең
Көннән-көн арта кадере.
Сугыш хатирәләрендә
Күз яшьләре, кан тупланган.
Хәтердән һич җуелмаслар
Һәлак булганнар туплардан.
Кургаш болытлар яуганны
Кабат күрергә язмасын.
Кешелек укып кына белсен
Тарихта калган язмасын.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1