(Такташка ияреп)
Син көләсең миңа карыйсың да,
Ә мин исәр башым игәнмен..
Кагылырга куркып карап торам,
Фәрештәдәй сине күргәнмен..
Юк ла түгел, тик тәрәзгә карап,
Хыял уйный. өйгә кергәнмен..
Имеш инде күптән кочагымда,
-Мәхәббәтем!- сиңа дигәнмен..
Чакырдым да имеш тәрәз шакып,
Кем уйлаган авыз пешәрен?
Сизмәгәнмен шушы кара кичтә,
Зур уклауның сыртка төшәрен..
Анаң чыккан, юкка сине көттем,
Белгән булсам өйдә каласым...
Ишеттерде күп белмәгән сүзне,
Калдырды тик тими Алласын..
Артны тотып көчкә өстерәлеп,
Аксак - туксак өйгә атладым.
Башка бармас өчен антлар эчеп,
Барлык догаларны ятладым..
Тәүге сөю шулай булды тәмам,
Беләм җаный синең күргәнең,
Син көләсең миңа карыйсың да,
Ә мин исәр башым игәнмен..
Рамзис Мишәри
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев