Предыдущая публикация
Менә хәзер..
Көз сагышын каплап дөньяда,
Акрын гына..төреп ак келәмгә.
Талгын гына ап - ак кар ява.
Шундый җиңел ..Канат гүя кага,
Күбәләктәй генә талпынып,
Бер нинди дә бәяләргә тормас.
Күңел сафлыгының алтыны.
Гүя үзең..Шунда очар сыман,
Әйләнердәй булып һавада,
Җил өргәндә бөтерелгән күңел,
Һаваланган акбүз ябага.
Арынган да,тормыш басымыннан,
Сизми һич тә суык, салкынын.
Энҗе сыман, җан түрендә балкыр,
Гел эчкерсез калган ялкының.
Ап - ак карлар ява..Ак балкышы,
Күңелләргә бизәк үргәндәй.
Менә очып куна, зифа талпынышы,
Юлга җәйгән ап-ак келәмгә..
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев