Җемелдәшә урам утлары,
Көзге тынлык кына искә алыр,
Кемнәр барын, кемнәр юкларны..
Урам тулы шаулап үткән чорлар,
Калды инде күптән еракта,
Кичке урам , бакча коймалары,
Төзелешеп барган рәттән.
Бары шиңеп барган кычытканнар,
Койма шәүләсендә аптырап,
Сагышлана сыман башын иеп,
Суык , көзге җилдән калтырап.
Чорлар арасында адашкандай,
Югалып ук калган урамга.
Болыт арасынан чыккан айдан,
Тонык кына көмеш нур ага.
Йорт аралаш калка, буш нигезләр,
Бикле йортлар, яисә ташлаган,
Ятимлеген сизеп , башын игән,
Җаны йокымсыра башлаган.
Йокы ара, җилләр сискәндерә,
Шыгырдатып, бакча капкасын,
Заманасы кебек, шыксыз калган
Череп авар калган,тактасын.
Сәер заман..Дәрте үлгән сыман,
Оныткан күк һәтта үткәнен,
Көзге тынлык кына искә алыр,
Кем калганын, кемнәр киткәнен.
Рамзис Мишәр.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев