24 яшьлек Сәидә Мөхәммәтҗанова музыка сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеменә лаек булды
Әлеге карарга Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
«Мин үзем бу документны иртән алган идем, әмма мин ул мәгълүматны чыгармадым. Мин үзем бик шат, әти-әнием дә бик куанды, минем белән горурланалар», – ди Сәидә.
Сәидә Мөхәммәтҗанова 2001 елның 12 гыйнварында Казан шәһәрендә туа. Балачактан ул милли сәнгатькә тартылып үсә: 5 яшеннән үк «Ак калфак» фольклор ансамблендә җырлый башлый.
Әтисе Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендә имам булып эшләгәч, гаиләсе белән Уралда яшәргә туры килә. Әмма 2012 елда алар кабат Казанга күченәләр, шунда Сәидә Идел буе районындагы 22нче музыка мәктәбендә белем ала.
Үзенең сәләте һәм тавыш үзенчәлеге белән ул татар музыка дөньясында тиз таныла. 2020 елның декабрендә Сәидә Казан шәһәр филармониясенә эшкә урнаша һәм профессиональ сәхнәдә чыгыш ясый башлый.
Сәидә үзенчәлекле тавышы һәм башкару осталыгы белән бик күп тамашачының мәхәббәтен казана. Ул республика һәм халыкара дәрәҗәдәге төрле конкурсларда катнашып, зур уңышларга ирешә:
2014 елда ул «Созвездие – Йолдызлык» фестивалендә гран-при иясе була.
2015 елда Россиянең Беренче каналы үткәргән «Голос. Дети» («Тавыш. Балалар») проекты лауреаты булып таныла.
2024 елда Сәидә Үзбәкстанның «Zoʻr TV» телеканалында уздырылган «Ovoz» («Голос») вокаль бәйгесендә катнаша. Ул «Гөлҗамал» татар халык җырын а`капелла башкарган чыгышы белән тамашачыны таң калдыра.
Чыганак: Интертат
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 12
Унышлар телибез!