Бәхтияр Канкай углы (Канкаев) – Емельян Пугачев җитәкчелегендәге хәрәкәт юлбашчыларының берсе. Полк атаманы.
Уфа провинциясенең Кущин волостендагы (хәзерге Мәчетле районы) Олы Ака авылы мишәре. Туган елы, шөгыле билгеле түгел.
Фетнәгә 1773 елның ноябрендә кушыла. 3 декабрьдә аңа Бирдә бистәсендә Пугачевның Идеркәй Мәхмүтов кулы белән язылган манифесты бирелә. Бәхтияр үзе походный старшина, аның иптәше Габделкәрим Күзкәев йөзбашы дәрәҗәсенә лаек була. Пугачев фәрманы буенча алар Себер юлына hәм Кызылъяр төбәгенә крестьяннарны фетнәгә күтәрү өчен озатылалар.
Бәхтияр үз отрядын Мәчетле районындагы Абдулла, Олы hәм Урта Ака авылларында оештыра башлый. Аннан соң Урта Богалыш, Шарами авылларыннан да фетнәчеләр җыя. 800-1000 фетнәче туплагач, Бәхтияр Санар (Саранинск) заводына юнәлә. Эшчеләр Бәхтиярне заводтан 7 чакрым алга чыгып, ипи-тоз белән каршылыйлар, шунда ук аңа 2 ат та бүләк итәләр. Бәхтияр Кызылъяр каласына да үгетчеләр җибәрә hәм нәтиҗәдә шәhәр воеводасы Н. Бахматов та аны кырга чыгып каршы ала.
9 январь көнне Бәхтияр Кызылъярга керә. Шуннан 110 чакрым ераклыкта торган полковник Салават Юлаевны чакыру өчен Котыш авылына (Мәчетле районында) җибәрә. Салават Кызылъярга 12 январьда килеп җитә, аларның Бәхтияр белән аралары бозылыша. 15 январьда Көнгергә чыгып киткәндә Салават Бәхтиярне түгел, бәлки аның якташы, Кызылбай авылы вәкиле Ишмән Иткуловны Кызылъярдагы фетнәчеләр башлыгы итеп калдыра.
Бәхтияр 19 февральгә кадәр Кызылъяр каласында тора. Аңа кадәр үк инде шәhәргә Көнгер янында җиңелгән фетнәчеләр кайтып төшә. Аларның эзенә басып А. Папава hәм Д. Гагрин карательләре килеп җитә. 19 февральдә кала читендә булган яуда Ишмән Иткулов, Бәхтияр Канкаев hәм башка җитәкчеләр кул астындагы отрядлар да тар-мар ителә.
Бәхтияр Себер юлына чигенә. Ул отрядын йөзбашлары Габделкәрим Күзкәев, Йосыф Юнысов карамагына калдыра да, үзе Бирдә бистәсенә, Пугачев янына китеп бара. Шунда Салават өстеннән шикаять яза. Әмма "падишаh"ның шәхсән үзе белән очрашуга ирешми, күрәсең. Шикаятен бирми hәм Бирдәне калдырып, 23 мартка кадәр туган төбәгенә кайтып китә.
Бәхтияр Үрге Кыйгы авылына кайта hәм 9 апрельдә шунда атаман Иван Белобородов белән очраша. Белобородов Пугачевтан ашыгыч рәвештә яңа отрядлар туплау турында фәрман алган була. Шул фәрманны ул походный старшина дәрәҗәсен йөртүче Бәхтияргә дә җиткерә. Бәхтияр Мәчетле, Караидел районнарына, Себер юлына кергән авыллардан яңа (икенче) отряд туплый. 28 апрель тирәсендә Бәхтияргә полковник дәрәҗәсе бирелә.
4 май тирәсендә атаман Иван Белобородов Магнитная крепосте янына, Пугачев белән кушылырга китеп бара. 6-31 майларда Салават отряды Михельсон карательләре эзәрлекләвеннән качып йөри. Бәхтияр май ае дәвамында Уфа-Көнгер арасындагы фетнә отрядларының башлыгы булып кала.
Бәхтияр май ахырында Уса юлына юнәлә hәм Балтач районындагы Уразай исемле татар авылында лагир корып урнаша. Биредә аңа атаман Гадел Бигашев отряды да кушыла.
Гәрчә 1775 елның мартында Екатерина фетнәчеләрне тулысынча гафу итү турында указ чыгарса да, баш җәллад П. Панин татар каhарманы Бәхтияр Канкаевны ел ахырына кадәр эзләтә. Һәм, әлбәттә, аның "гөнаhларын" кичерергә җыенмый. Кызганыч, бригадир Бәхтиярнең язмышы әлегә hичкемгә билгеле түгел.
#татары #татарлар #БәхтиярКанкай #БәхтиярКанкайуглы #БәхтиярКанкаев #ОлыАкаавылы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев