Иртәгә Төркиянең Аланья шәһәрендә IX Халыкара сәнгать күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәне Аланья шәһәре хакимиятенең чит ил кешеләре эшләре буенча комитеты оештыра. Күргәзмәдә Казан сәнгать училищесын һәм Казан федераль университетын тәмамлаган рәссам-мастер Илшат Нәбиуллин катнаша. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итә.
«Күргәзмә Аланьянең мәдәни үзәгендә – Saray, İsmet Hilmi Balcı Cd. No:4 адресында ачыла. Күргәзмәдә Илшат Нәбиуллин композитта эшләнгән рәсемнәрне, шулай ук бакыр һәм череми торган корычтан ясалган татар орнаменты белән бизәлгән лалә чәчәге эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк», – диде «Анталья татарлары» татар җәмгыяте җитәкчесе Оксана Назарова.
Илшат Нәбиуллинның «Мирскийның соңгы көне» акрил, композит 200×100 см. «Җәй» картинасы – акрил, композит 125×78 см. Милли мотивлы «Лалә» чүкеп ясалган яктырткыч 32×32 биеклеге 51 см. Материаллар: бакыр, череми торган корыч, гранит кебек эшләре тәкъдим ителәчәк.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев