1- 24 декабрьдә Казанда беренче тапкыр Солтан Габәши исемендәге Милли музыка фестивале була. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе – дирижер, композитор, мультиинструменталист Айдар Ниязов. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итә.
1 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Татарстан Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев исемендәге музейда беренче татар операсы: «Сания» әсәренең триумфы һәм онытылуы турында лекция. Германия, Франция һәм хәтта Япония газеталарында зур бәя алган опера премьерасы җиде ел үткәч нигә онытылган? Бу турыда музей мөдире Айдар Әхмәдиев сөйләр. Лекциядә операны тудыручылар һәм татар музыка сәнгатенең нинди шартларда барлыкка килүе турында ишетеп булачак.
5 декабрьдә 18.00 сәгатьтә «Мәскәү» мәдәният үзәге концерт залында ата-бабаларыбыз турында концерт-лекция була. Бу проектта музыкант, мультиинструменталист Айдар Абдрахимов борынгы төрки уен коралларының барлыкка килү тарихы, аларның кайда һәм ничек яңгыравы һәм ни өчен бу уникаль уен коралларының кулланылыштан төшеп калганы турында сөйләр.
10 декабрьдә 18.00 сәгатьтә «Мәскәү» мәдәният үзәге концерт залында JAÑALIF спектакле була. Моннан 100 ел элек яшь Совет дәүләтендә төрки телле халыклар кулланган гарәп әлифбасыннан баш тарту һәм латин — Яңалифка күчү башлана. D»ӘRT труппасының яңа спектакле нәкъ шушы чор турында.
12 декабрьдә 19.00 сәгатьтә Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында «Яшь музыка» концерты – «премьера»лар концерты була. Программада замандаш композиторларның яңа әсәрләре яңгыраячак: Рузия Кәлимуллинаның «Моабит» сюитасы; Илһам Байтирәкнең «Шамил Шәрифуллин истәлегенә» симфониясе; Ильяс Камалның кыллы оркестр өчен сюитасы; Айдар Ниязовның «Шигъри» симфониясе (Габдулла Тукай истәлегенә).
16 декабрьдә 19.00 сәгатьтә «Мәскәү» мәдәният үзәге концерт залында татар классик композиторы Салих Сәйдәшевның 125 еллыгына багышланган концерт көтелә. Концертта спектакльләрдән музыка һәм 75 ел эчендә сәхнәдә өч тапкыр уңышсыз яңгырарга тырышкан Салих Сәйдәшев балетының күптән көтелгән премьерасы. Бу балет композитор Илһам Байтирәкнең яңа карашында яңгыраячак.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев