1 ноябрьдә Чиләбе өлкәсенең Бәгәрәктамак борынгы татар авылында татар патриот-шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә (1906-1944) һәйкәл-бюст ачу уңаеннан тантаналы чаралар узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Һәйкәл Татарстан Республикасы, шулай ук Чиләбе иганәчеләре һәм җәмәгатьчелек вәкилләре ярдәме белән Санкт-Петербургта ясалды. Эшнең авторы – танылган татар һәм Россия сынчысы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы атказанган сәнгать эшлеклесе, Санкт-Петербург дәүләт Кино һәм телевидение институты доценты, Түбән Новгород өлкәсендә туып-үскән Винера Абдуллина.
Әлеге чараны әзерләү һәм үткәрү кысаларында 31 октябрь һәм 1 ноябрьдә Каменск-Уральский шәһәре һәм Бәгәрәктамак авылында Бөтенроссия туган якны өйрәнү фәнни конференциясе, музыкаль-сәнгать кичәсе, татар мәдәнияте фестивале һәм Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты уза.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев