⠀
- Остазыгыз кем?
- Һичшиксез, әтием! Быел аңа 100 яшь тулды. Әтием авылда берүзе яши. Ярдәмчесе бар, ул күрше авылда тора. Әмма ул апаны бик сирәк, кирәк вакытта гына чакыра. Үз-үзен карый: ашарга да пешерә, йортны да пөхтә тота. Иң яраткан шөгыле – кроссвордлар чишү һәм спорт яңалыклары белән кызыксыну. Бөтен спортчыларны, барлык җырчыларны белә. Гомумән, зиһене шәп. Күз тимәсен. Сугышта булган, пленга төшкән, аннан качып, безнекеләргә барып кушылган, Берлинга кадәр барып җиткән... Ә кайткач, репрессия корбаны булган. 6 ел гомерен ябылуда уздырган. Аннан да исән-имин чыга, рухы сынмый.
⠀
Туган йортка мин нәкъ шул көчле рух янына кайтам. Аның белән сөйләшеп утыру – ул акыл туплау, зиһенне киңәйтү, нәрсәгә дә булса өйрәнү.
Әти әз сөйләшә, кирәген генә төгәл сүзләр белән әйтә. “Үзегезне саклагыз”, – ди ул безгә. Бу – аның безгә, биш баласына, булган иң төп нәсыйхәте.
Әтинең биографиясенә күз салсаң, әллә ничә серияле кино төшереп булыр иде. Китап язам дисәң, ул фәлән томлы һәм бик калын булыр иде. Аның көченә, ныклыгына шаккатырлык. Ходай аны сәламәтлектән генә аермасын. Безне сөендереп, күп еллар яшәсен дә яшәсен!
(2022 ел)
⠀
❓Габделфәт Сафинның кайсы җырын яратып тыңлыйсыз?
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4