⠀
“Җитмештә булсам да, чыгыш ясарга чакыралар, шунысы бик күңелле. Тальянда уйнарга бармаклар хәзер элеккечә түгел инде, әмма барыбер бирешмим! Яшьрәк чакта калганнарны уздырып та уйный идем!
Бармак булмауның физик эш башкаруга тәэсире булды – әйбер кысып булмый иде, әмма гармунга бер йогынтысы да булмады. Әйе, яшь чакта оялдыра да иде, кызлар карамас дип, кулны кесәгә дә тыгып йөри идем. Тик, нишлисең, Ходай мине шулай яраткан. Бармаклар тумыштан шулай. Әни минем белән йөкле булганда, кулын комбайн барабанына кыскан да, үзенә бер нәрсә дә булмаган, ә карунындагы бала зәгыйфләнгән. Элек бит басуда калган көлтәләрне кыш та сукканнар. Күз алдына китерегез инде: ачы салкын, чиксез басу һәм анда авырлы хатын-кыз... “16 яшьтә комбайн йөртүчесе булып эшли идем, хәзерге кыз бала чәй эчкән савытын да юа алмый”, - дип сөйли иде, мәрхүмә. Чынлап-та, шулай. Кызганыч”.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 27
Куанабыз!
Горурланабыз!