«Апуш» татар балалар театр студиясе тагын да киңәя: Дәрвишләр бистәсендә студиянең алтынчы төркеме эшли башлаячак. Шул уңайдан, әлеге төркемгә кичә кастинг узды. Аның нәтиҗәләре буенча 8-15 яшьлек 21 мәктәп укучысы сайлап алынды. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кастингта укучылар төрле юнәлешләрдәге (җыр, бию, сөйләм, уен коралларында уйнау) сәләтләрен күрсәтте. Моннан тыш, алар жюри әгъзаларының биремнәрен дә үтәде.
«Кичә искиткеч көн булды! Берсеннән берсе уникаль, сөйкемле, талантлы, ихлас сабыйлар! Студиягә эләккән Һәр баланың күңел төпкелендә даһилык яшеренгән. Аны эзләп табып, баланың табигать тарафыннан бирелгəн сəлəтен үстереп, иҗади шəхес итеп тəрбиялəү – безнең төп вазифабыз. Чөнки, талантлы яшьлəр – киләчәкнең зур байлыгы!», – диде режиссер, педагог Резедә Гарипова.
Кастингны уңышлы узган балалар Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда сәхнә хәрәкәте, сәхнә теле, актерлык осталыгы һәм вокал белән бушка шөгыльләнәчәк. Профессионал остазлар барлык дәресләрне дә татар телендә алып барачак.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев