Предыдущая публикация
РӘНҖЕТМӘГЕЗ АНАЛАРНЫ.
Рәнҗетмәгез аналарны,
Гом(е)рең булыр сагышлы.
Җиде буын юллый диләр,
Сиңа төшкән каргышны.
Тормышыңның юне булмас,
Йөзегезгә нур кунмас.
Айный алмассыз чирдән,
...Ана каргышы гүрдән.
Уяу килеш саташырсыз,
Әрнүләргә түзәлми.
Чәчең йолкып еласаң да,
Каргыш алга җибәрми.
Мин дә мин дигән җанкаең,
Очалмас канатланып.
Хаксыз үпкәң тының буар,
Яшәрсез газапланып.
Каргыш,рәнҗешләр алмагыз,
Җанга сеңәр,юылмас.
Тәмуг утын да онытмыйк,
Качып котылып булмас.
Венера Шарафисламова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев