Республика Рәисе һәм Россия Хөкүмәте вице-премьеры төбәкнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
"Татарстан Республикасы-алга киткән икътисадлы һәм алга таба үсеш потенциалы югары булган регион. Сездә барлык өлкәләрдә диярлек масштаблы инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла", - дип билгеләде Дмитрий Патрушев.
Моннан тыш, алар Яшел Үзән районында каты коммуналь калдыкларны энергетик утильләштерү заводының төзелеш мәйданчыгында булдылар. Хәзерге вакытта объектның әзерлеге 24% тәшкил итә.
Завод елына 550 мең тонна чүп-чарны утильләштерәчәк. Шул ук вакытта аның җиһазлары экологик нормаларның барлык таләпләренә туры киләчәк.
#Татарстан #рәисрт #сәнәгать
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев