Тантана Татарстан Республикасы Прокуратурасының конференц-залында булды. Чара гадәттәгечә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкару белән ачылды.
Катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның видеокотлавы күрсәтелде. «Өч гасырдан артык элек төзелгән Россия Прокуратурасы төрле тарихи чорлар аша узды, - диде Владимир Путин видеомөрәҗәгатендә. - Әмма дәүләт системасының мөһим, эчтәлекле звеноларының берсе булып калды, җәмгыятьтә закон һәм хокукый тәртипнең өстенлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертте».
«Намуслылык, принципиальлек һәм законга хөрмәт – бу сыйфатлар гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклау турында сүз барганда алыштыргысыз. Сезнең белән безнең гамәлләргә кешеләрнең гаделлеккә ышанычы бәйле», - бу хакта РФ Генераль прокуроры Игорь Краснов видеомөрәҗәгатендә әйтте.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев