Россия делегациясе составында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Безнең республиканың Кытай белән үзара хезмәттәшлеге турында берничә кызыклы фактны билгеләп үтик:
Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнеше 2 мәртәбә артты һәм 3 миллиард доллардан артык тәшкил итте..
Агымдагы елның сентябреннән Казан белән Шанхай арасында туры авиаочыш ачылды.
Казанда Кытайның Генераль консуллыгы, ә Пекинда Татарстанның сәүдә-икътисадый вәкиллеге эшли.
Татарстан территориясендә иң эре уртак проектларның берсе - «Хайер» компаниясе проекты. Ул республикада 5 завод төзеде.
Казанда 2 меңнән артык кытай студенты белем ала.
Республикабыз белән горурланабыз!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев