Бу трасса буенча тәүлегенә уртача 10 мең автомобиль уза.
Ил хөкүмәте юл буендагы уңайлы инфраструктураны үстерүгә зур игътибар бирә. Безнең республика территориясендә генә дә планлаштырылган барлык 6 күпфункцияле зона эшли. Ә тулаем алганда трассада 21 МФЗ ачылган инде.
"Тизйөрешле магистральләр икътисад үсеше драйверы булып тора. Алар тиз пассажир һәм йөк ташуны тәэмин итә. Бу халыкның эшлекле активлыгын сизелерлек арттыра, регионнар һәм күрше илләр арасында сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерүгә ярдәм итә. Шуның нәтиҗәсендә автотрассалар тартылу зонасында субъектларны үстерү өчен шәхси инвестицияләр җәлеп ителә, аларның йөзе үзгәрә һәм россиялеләр өчен яңа эш урыннары булдырыла», - дип билгеләде РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев