Сөенер өчен мең сәбәп!
Иртә белән торып аякка бастың, аннан йөреп киттеңме?
Сөен - дөньяда күпме кеше: "Эх, бер генә торып басарга иде дә, йөреп китәргә иде!" - дип хыялланып ята…
Тәрәзәдән дөньяның матурлыгын: ак бәскә төренгән агачларны,чәчәккә күмелгән хозурлыкны,күкнең зәңгәрлеген, нурлы кояшны күрдеңме?
Тагын сөен: дөньяда көн яктылыгын күрә алмаучы сукырлар күпме?!
Кадерле кешеңнең назлы тавышын, яраткан көеңне, җил сызгыруын, табада коймак чыҗлавын ишетеп кинәндеңме?
Сөенер өчен тагы бер сәбәп: бу дөньяда күпме кеше ишетми…
Сөйләшә аласыңмы?
Сөен - моннан мәхрүм булганнар да күп!
Якты, матур өегез бармы?
Сез бик бай! Дөньяда йортсыз-җирсез зарыгып йөрүчеләр күпме?!
Табын янына утырып икмәк, тәмле, татлы ризыклар белән сыйландыңмы?
Аллаһка шөкер ит: Җир йөзендә ачлар бик күп!
Безгә гап-гади тоелган суга да шөкер итү кирәк. Суга туймаучы илләр, халыклар күпме?!
Язылганнарны укып чыктыңмы?
Тагы бер сөен: дөньяда укый-яза белмәүчеләр дә бик күп!
Сөенеп, шөкер итеп яшик, дуслар!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1