Юл уңаенда Октябрьский бистәсендәге мәчеткә кереп дога укып, хәер-садакалар тапшырып Хакимьян хәзрәтнең үгет-нәсыйхәте белән Чиләбе шәһәренә юл тоттык. Чиләбенең "Исмагил" мәчетенең имам-хатибы Габдрауф хәзрәт Гафаров безне бик җылы каршы алды һәм кыскача "Исмагил" мәчетенең тарихы белән таныштырып үтте.
Бу матур комплекс 1996–1997елларны Габдуләхәт Мәхмутов әтисенең васыяте буенча салган һәм аның исемен биргән. 1999 елны комплекс киңәйтелеп балалар һәм өлкәннәр өчен мәктәп-мәдрәсә ачылган. Без шул мәдрәсәнең шәкертләре һәм укытучылары белән очраштык. Өйлә намазыннан соң безне тәмле төшке ашка чакырдылар. Көннең икенче яртысында Чиләбенең җирле дини оешмасы "Путь" бинасында колач җәеп безне Айнур хазрат каршы алды. Икенде намазын укып тәмле чәйдән соң кич кире Екатеринбургка юл тоттык . Урал мөтәсибәте аксакаллар шурасы әгъзасы Фәрид Нусратуллин. 16.11.2024 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев