Сары чәчәкнең балы
Күптән, ничәмә ничә еллар буе ясыйм шушы рецепт белән, нигә тегеләй, нигә болай, песогы күп түгелме дигән сораулар булачак. Бу рецепт миңа шушы үзебезнең Мәндәй авылындагы яшәүче олы яшьтәге ападан килде. Миңа бик ошый рецепт, ничек өйрәтте мин шулай ясыйм, һәм сезгә дә тәкъдим итәм. Бу рецептны минем контактка куйганым бар иде, бик күп дуслар рәхәтләнде, рәхмәт әйттеләр. Сездән дә ошаса лайклар, комментарийлар көтеп калам. Бер өлешлек ясар өчен рецепт куям. Киттекме.
Җыябыз чиста җирдән эре, матур сары чәчәкләрне 300 штукны.
Юабыз салкынча су белән.
Кәстрүлгә салабыз чәчәкләрне,төбендәге яшеле белән эшлим мин.
Салабыз шунда 1 литр 200 гр су.
2 лимонны мясорубкадан үткәреп салабыз.
Кайнатырга куябыз.
Кайнап чыккач 10 минут кайнатабыз да, сүндерәбез.
Шушы масса сутка буе тора. (мин иртән ясаганны кичтән кайнатып яттым)
Хәзер шушыны вак тишекле дуршлагтан сөзәбез дә, сөзгән сөзмәгә 2 кг 500 гр песок салып 1, 5 сәг буе кайнатабыз.
Менә шушы кызлар йолдызлар. Күңелегезгә хуш килә икән ясап карагыз. Мин 450 штуктан ясадым. Сезне яратып Мәрьямегез.
Авт. Марьям Миннегулова
*****************************
Одуванчики собираем в чистом месте, 300 шт.
Моем прохладной водой.
В кастрюлю отправляем цветы, наливаем туда 1 литр 200 гр воды.
2 лимона пропускаем через мясорубку и отправляем к цветам. Ставим вариться. После того как закипит, варим еще 10 мин, выключаем. Эту массу оставляем на сутки. Потом через сито процеживаем, в получившийся сироп добавляем 2 кг 500 гр сахара и варим 1,5 часа.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 12