Ингредиентлар:
🍲Өч төрле иттән шулпа (сыер, каз, сарык)
🍲2 кг суган
🍲0,5 л томат пастасы яки үзем ясаган кетчуп
🍲Ысланган казылык, ысланган ат кабыргалары, ысланган тавык боты, колбаса, сосиска (барсы да югары сыйфатлы булырга тиеш)
🍲1 банка төшсез кара зәйтүн
🍲Тәмләткечләр, лимон, караҗимеш
🍲Тозлы яки маринадланган кыяр
☃Шулпа кую белән 2 КГ баллы суганны ярымтүгәрәкләп турыйбыз да башта үтәкүренмәле булганчы майда кыздырабыз, аннары шулпа һәм томат пастасы өстәп бик акрын утта 2 сәгатьләп томалап пешерәбез (озаграк пешкән саен тәмлерәк)
☃Шулпадан итләрен алып турыйбыз, ысланган казылыкны теркадан чыгарабыз, пешкән колбаса, сосисканы, ысланган тавыкны турыйбыз. (Ысланган әйберләр күбрәк булу бик мөһим, чөнки солянкада ысланган тәм сизелерлек булырга тиеш).
☃Тозлы яки маринадланган кыярны теркадан чыгарабыз һәм шулпада 15 минутлап пешерәбез.
☃Ит - казылыкларның барсын бергә шулпага салабыз, теге томаланып пешеп утырган суганны да өстибез, кара җимеш, зәйтүн, тәмләткечләр салып, 5 - 10 минут әкрен утта кайнатып алабыз.
☃Пешеп чыккач тәлинкәгә лимон, каймак салып бирергә була.
Менә шушылай пешерсәгез, солянкагыз искиткеч тәмле булачак. Теге суыткычта нәрсә калган, шуны салып пешергән солянка мондый булмый, әлбәттә 😊 Ашап караган бар кемдәдер 😄 Сирәк кенә шедевр пешерсәң, күпкә кызыклырак була ул.
Авт. zilya_gabdinova
*************
❄Варим бульон из 2-3-х видов мяса.
❄Пассеризуем 2 кг лука полукольцами до полупрозрачности на масле, затем добавляем 0,5 л томат пасты, бульон и томим на очень медл огне не менее 2-х часов. Можно и больше. Это - один из секретов вкусной солянки.
❄Мясо из бульона, копчёную колбасу, копченые окорочка, (можно копченые рёбрышки), варёную колбасу режем, солёный или маринованный огурец пропускаем через тёрку, добавляем в бульон и варим минут 5. Затем добавляем маслины без косточек, приправу, чернослив и варим ещё 5 минут. Перед подачей добавляем лимон в тарелку. Можно и сметану.Солянка получается супервкусной!
Авт. zilya_gabdinova
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 7