Кабат-кабат, көн саен гадәткә кертегез! Бу биик ярдәм итә, җиңеллек тоясың, һәм булганына шөкер итәргә өйрәнәсең җайлап! Мин әз генә ачуым чыкса, яки кәефем китсә дә әйтергә тырышам. Тәсбих(дисбе) булмаса просто күңелдән әйтеп йөрим, чыннан да шундый тиз җиңеллек алам Аллаһның рәхмәте🤲
Шуның белән беррәттән, көн саен ким дигәндә “Әстәгәфируллаһ” дип әйтергә кирәк. Бу безнең белеп һәм белми кылган гонахларыбыз өчен гафу сорау! Без хаталанабыз, ялгышабыз...кешеләр кимчелекле. Шул гонахларга күрә дә сынаулар, авырлыклар килә күп очракта. Аллаһ кичерүче🤲 Чын күңелдән шушы сүзләрне әйтсәк, тормышыбыз күпкә җиңелрәк булыр иншаллаһ❤️
Һәм онытмаска кирәк‼️
Бу сүзләрне әйткәндә, КҮҢЕЛЕБЕЗНЕ АЛЛАҺКА юнәлтик☝️ Ихластан ярдәм сорарга! Чөнки бу халәттән безне Раббыбыз гына чыгара ала!
Альбина Фазлыева
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1