Җитәкләшеп кенә институтка йөргән мәлләр, тулай торакның караңгы почмагында кочаклашулар! Бер курстан соң юк-барга ачуланыштык. Мин - горур, ул да. Күрше бүлмәләрдә яшәгәч, еш очраштык, саулык та сорамый үтә идек. Йөрәк өзелә иде. Мин аны көнләштерәм дип, минен эздән калмый йөргән бер егет белән җитәкләшеп йөри башладым. Ул беренче күргәндә катып калды, аннан ул. да бер кыз белән йөри башлады. Ул кыз аңа нык гашыйк иде. Ярты ел үткәч, Яңа ел төнендә коридорда кочаклашып алдык. Мин елыйм, аңа да кыен. Гафу үтендем, бергә булыйк, дидем. Ул нык итеп кочаклады да этеп җибәрде. "Соң инде, без никах укытабыз, ул авырлы", - диде. Шул чакта, күралмайым сине, дип кычкырдым.
Соңыннан аны, хатынын күралмый яшәдем. Мин дә теге егеткә кияүгә чыктым, унмадым, тагын кияүгә чыктым, аннан да аерылдым. Элекке мәхәббәтемне күралмадым, үзем аның турында белешеп яшәдем.Хәзер аның югарыга күтәрелүен белеп, куанам. Шуны аңладым, минем белән булса, алай күтәрелә алмас иде. Эчеп кайтса да, нинди булса да гафу итеп, кочаклап тик утырыр идем аны. Ә хатыны маладис булып чыкты. Ә мин ике иремне дә кеше итә алмадым. "Бәхетле булыгыз" дип кенә әйтә алам...анонимно
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 10