Аллаһка шөкер, таң атып килә икән. Төн карасы аның яратып күзәткән бакчасындагы матурлыкны каплый шул. Яктыра башлауга Миңниса тирә-юньне күзәтә башлый. Тау ягындагы йортының нигезе зур ташлар белән биек итеп күтәртелгән иде. Көз-кыш айларында аның тәрәзәсеннән авылның бу ягы да, аргы ягы да күренә. Иң элек күзе күзе ишек алдында үсеп утырган кып-кызыл тәлгәшле миләшләренә төшә. Гөлҗимеше, баланы да кып-кызыл булып утыра.
Түзми, биек баскычларыннан төшеп, яннарына барып килә ул. Менә тагын әче җилләре белән көз килә. Миләш, баланнары кирәгенчә җыйнап куйса, калганы кошларга ризык булыр. Миңниса һәрберсе янына барып, җимешләрен капкалап йөри торгач, калтырап киткәнен тойды. Их, җүләр карчык дип әрләде үзен. Салкын тияргә сәбәп эзләп йөрисеңме соң? Үзен тирги-тирги Миңниса карчык кабат бачкычларыннан менә-менә өенә керде. Уфылдап диярлек чәй өстәле янына барып утырды. Күзе әлеге дә баягы кып-кызыл җимешләргә төште. Миңниса уфтанып куйганы сизми дә калды. Минем генә җимешләрем булмады. Их, аның балачагы да, үсмер вакыты дөньяны буталган чагына туры килде. Ул чакта Миңниса 7 яшендә, абыйсына 10 тулган иде инде. Сугыш башланырга берничә ел кала, әтиләрен бер гаепсезгә сөргенгә сөрделәр. Ике баласы белән әнисен урамга куып чыгардылар да, өйләрен бикләп куйдылар. Әле дә хәтерендә әнисенең елый-елый бертуган апасына барып торганнары. Бер авыл эчендә торсалар да, Миңниса күңелендә ул бөтенләй башка авыл кебек истә калды шул. Моңарчы торган өйләренә килеп карарга да курыкты әниләре. Әтиләрен биш елдан зинданнан чыгардылар. Әтиләре кайткач кына, алар үз өйләренә кире керә алдылар. Йортта моңарчы уйнап үскән уенчыкларына кадәр шулкадәр ят тоелган иде аңа. Биш ел эчендә бу уенчыкларның кызга кирәге дә калмаган иде. Тик киелми калган бер кәвешен күргәч, ул елап җибәргәнен дә сизмәде. Балаларны үз йортларыннан сөреп чыгарганда шул кәвешнең берсен Миңниса кулында калган иде шул. Сыңар кәвеш белән ничә еллар уйнады ул.
Тормыш үзенчә дәвам итте, бу йортка кайткач тагын ике сеңлекәше булды Миңнисаның. Тормыш җайланып кына китте дигәндә, әтиләре каты авырып үлеп китте. Абыйлары Казанга укырга чыгып китте. Бөтен тормыш Миңнисага калды. Егетләр кайгысы да булмады. Кияүгә сорап килүчеләр булганда да, әнисе каты торды. “Мин үлгәч кияүгә барырсың”, – диде. Абыйсы Казанда үлеп калды. Эзләделәр, тик каберенең дә кайда икәнлеген дә таба алмадылар. Кызлар үсеп кияүгә киттеләр. Ә Миңниса әнисе белән бергә картайды. Әнисе бик озак гомер кичерде. Миңниса әнисен бик кадерләп соңгы юлга озатты. Көче бар вакытта бер эшне дә кешегә кушмады ул. 90 яшен ваклый башлагач, аяклары йөрми башлады аның. Өстәл янына килеп миләшләре белән серләшә, аларны һаман күзәтә иде.
Ничә бала үссәләр дә, Миңниса үзен никтер ялгыз хис итте. Олыгайды инде. Бик теләсә дә тау башларына менеп йөри алмый. Хәзер биек баскычларынна төшеп йөрү дә газапка әйләнде. Аның туганнарына йөк буласы килмәде. Ике көн йокламады. Картлар йортына китим микән дип уйлады ялгыз карчык. Язгызлыктан да бик туйды ул. Көн дә, төн дә ялгыз. Хәзер кешегә кеше керми. Җитмәсә авылда кибет тә юк. Акчаңны кулыңда тотып, ачка үләрсең. Менә тагын илләр тыныч түгел. Һәр кеше кара кайгыга батты. Кайсының иреннән, кайсының малайларыннан хәбәрләр килә башлады. Миңниса сугыш елларын, әтисен бер гаепсезгә алып киткәннәрен, үзләренең ач-ялангач яшәгәннәрен искә төшерде дә, барлы-юклы сумкасын җыйный башлады. Картлар йортына китәсен бер туганына да әйтмәде. Әмәлен тапты, картлар йортына барып урнашты. Хәзер инде картлар йорты тәрәзәсеннән таң атканын күзәтә Миңниса. Тик ишек алдында кып-кызыл җимешләргә күмелеп утырган миләш-баланнары гына күренми. Сиздерми, тик яулык чите белән генә күз яшьләрен сөртеп ала. Бик рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил дип юкка гына җырларда җырламыйлардыр шул. Миңниса түзә. Ул түзәргә өйрәнгән шул.
Гөлфия Галиева
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6