Әзер казнын култык асларын һәм тышын ныклап тоз белән уып, эченә сыйган хәтлек тоз тутырабыз. Чиста тукыманы уксуска манчып, яхшылап сыгабыз да, казны төрәбез.( уксус исеннән куркып , казга кара корт килми).
Икенче катка сары калын кәгазьгә төреп, чормага тозланырга элеп куябыз. Кимендә ярты ел эленеп тора минем. Каклар алдыннан казны чишәбез, тозын селкеп яхшылап салкын суда юабыз. Аннары тазга чиста салкын су белән, бер уч чәй содасы салып, казны 4 сәгатькә батырып куябыз. Вакыт узгач, казны яңадан әйбәтләп чайкыйбыз да, какланыр өчен аягына бау бәйләп элеп куябыз. Бик кояшлы кызу көн булса урамга.
Каз какланырдай кызу көннэр сирәк булу сәбәпле, мин казны ешрак мунчаны җылытып , томалап, таш өстенә элеп куям. Ташка мае тамммасын өчен коштабак куям. Кичтән элсәм, какланган каз иртәнгә әзер. Казнын мае агып, тышы юка гына кала, ите тәменчә генә тозлы һәм тыгыз була. Тәмле булсын.
Мөнирә Бәдретдинова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 130
Сары кагызга тореп элеп куйдым,тышка,бик тэмле
Тозын кагабыз,жылы су бн чаикап кояшка элсэн дэ була
Хэр елны шулай эшлэибез
Тозда ни чаклым тоторга ?
Ни вакытта юып ,янадан купмегэ элергэ какланырга?
Язсагыз рэхмэтле булыр идем
Култык астын,ботларын яхшылап тоз бн ышкып ,эченэ тулганчы тушкасы тоз тутырыгыз
Янадан жылы су бн юып кояшка
Элегез бик матур булып каклар
Ну тузан кунмаслык булсын марля бн
Бер кат торсэгез эибэт
1атна житэ
Янадан нэк каз тозлаган кебек тозлагыз
Чайкап кояшка элегез