Уйлар шыта... Үрчи... Таркала...
Бүген янып кылган эшләремнән
Иртәгесен нинди эз кала?
Ялгыш бормаларым байтак булды...
Кайсы берсе мине кичергән?
“Бүтән кайтмыйм” диеп, кабаланып
Үткән юлга ташлар ишелгән...
Үткен сүзләр һаман әле чәнечә,
Күңелләргә үпкә уелган.
Өтер булган урыннарга, күптән
Каеп олы нокта кулган...
Ярсу еллар аша, тутык йозак
Йөрәк ишегенә эленгән.
Тормыш булып тормышы да хәтта
Аклы караларга бүленгән.
Ялгышларым байтак булгандыр шул...
(Үзем дә бит усал югыйсә...).
“Ә син әле үзең кичердеңме?” –
Диеп уйлар миңа кырт кисә.
Бүген янып нидер эшлим, чабам...
Иртәгесе булыр иртәгә.
Өйрәт, Раббым, өйрәт үз-үземнең
Хаталарны кабул итәргә...
Ялгышларым байтак... Байтактыр шул...
Үкенгәннәр әллә сирәкме?
Ул хаталар – акыл чыганагы.
Миңа башка язмыш кирәкми!
Оксана Ильюп
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев