Бездән калмый бара, эзгә басып.
Кайсы чатта кемне ниләр көтә? –
Күрәчәктән калып булмый качып.
Шатлыкларны дус-туганнар белән
Бүлешсәң, озаккарак җитә.
Башка килгән авыр кайгылар да
Уртаклашсаң, җиңелрәк үтә.
Үтә икән, үтә, бар да үтә.
Туктап калмый тормыш, дәвам итә...
Вакыт, диләр, җанга иң зур дәва, –
Ачылары тора-тора арта:
Йөрәк яраларын яңартабыз,
Әйләнепләр кайтып кире артка.
Кулны-кулга биреп, ычкындырмый,
Гомер чоңгылларын кичә белик.
Бүгенгесе авыр булганнарга
Яшәү көче, сабырлыклар телик.
Шатлыкларны дус-туганнар белән
Бүлешсәң, озаккарак җитә.
Башка килгән авыр кайгылар да
Уртаклашсаң, җиңелрәк үтә.
Үтә икән... үтә... бар да үтә.
Туктап калмый тормыш, дәвам итә...
Сания Әхмәтҗанова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев