"Яратам!" дип кыланырга кирәк түгел!
Чын ярату - түземлек ул, хөрмәт, әдәп,
Тугрылык ул - сыйфат түгел, гореф - гадәт!
Китаптагы мәхәббәтне җирдән табу
Мөмкин нәрсә түгел, кемнәр аңлый.
Дөнья мәшәкате иңгә баскач,
Бала йоклаталмый таңнар аткач -
Күктән йолдыз чүпләргә дә вакыт калмый...
Чын ярату - ул сынала еллар белән,
Маңгайдагы тирән-тирән сырлар белән.
Якын кешең әрнегәндә, син сызлансаң,
Якын кешең моңайганда, син уйлансаң -
Ярты җаның яши һаман аның белән.
Үз-үзеңне күралмаган минутларда,
Аны кочып юатырга көчләр тапсаң,
Якын кешең өшегәндә ялан кырда,
Кар өстендә дөрләп торган учак яксаң -
Сөю фәрештәсе торыр һәрчак сакта.
Чын ярату җирдә була, күктә түгел! -
Моны аңлап яшәү күпкә җиңел.
Ходай насыйп иткән ярың исемен
Дога итеп кабатларга тиеш күңел!
Эльмира Җәлилова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев