Җырчы белән интервьюдан өзек👇
«Менә нәрсә кызык: уйлыйлар инде, Вильданны шундый җәл, Гөлназ усал, дип. Ә чынлыкта, бездә нинди генә сорау, проблемалар тумасын, барысында да Вильдан баш безнең. Мин моны үземне яхшы яктан күрсәтер өчен әйтмим. Ул миннән башлырак, уңганырак, тырышырак, мин анда бик зур авторитет күрәм. Сәхнәдә, бәлки, мин өстенерәк булсам да, тормышта мин «за мужем».
Мин аның белән чиксез бәхетлемен. Үзем генә эшлим, үзем генә бала үстерәм дип әйтә торган хатын-кызлар рәтенә кермим. Бөтен нәрсәне дә Вильдан хәл итә. Ә сәхнәгә килгәндә, без аның белән бергә эшли генә алмадык, чөнки ул үз юнәлешендә, мин үз юнәләшемдә эшлим.
Сәхнәдә ир кеше хатын-кызга юл куерга тиеш дип саныйм. Безнең эстрадага күз салсак, шундый парлар күп һәм без алар белән сокланабыз. Ир кеше хатынын алга чыгара да, кеше алдында зур дәрәҗәдә кала. Мәсәлән, Ильдар абый Хәкимов нинди көчле ир-ат, ул джентельмен. Аларны сәхнә артында да күзәтәбез, ул гел Гүзәл апаны курчалап йөри, шундый матур күренеш».
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1