Предыдущая публикация
Мең әйләндем авыл урамын.
Җаннарыма дәва саф һавасын
Күкрәгемне тутырып суладым.
Тулган айның сихри яктысында
Йолдызлар биюен карадым.
Күк йөзендә уйнап бөтерелгән
Энҗе бөртекләрен санадым.
Дуслар белән бергә җыелышкан
Капка төпләрендә утырдым.
Йөрәк түрләреннән ургып чыккан
Моңлы җырларымны җырладым.
Сөйгән ярым белән атлап узган
Карлы сукмакларны барладым.
Бар күңелем белән теләсәм дә,
Яшьлегемдә кала алмадым.
Гөлзадә Сафина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев