Предыдущая публикация
Үзгәрәбез, ахры. Ераклаша
Дуслар белән дуслар арасы.
(Якын дустын түгел, туганын да
Оныта кайчак адәм баласы).
Ябыламы һәркем үз эченә?
Дөнья мәшәкате басамы?
Күпләр, бәлки, инде тиң күрмичә,
Дус-ишеннән үзе качамы?
Вакыт сыный, ахры, дуслыкны да.
(Һәркем тик үзенчә аклана).
Еллар үткәч, араларда бары
Чын-чын дуслык кына саклана...
Физәлия Дәүләтгәрәева
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев