Предыдущая публикация
Гафу сорыйм үбеп кулыңны.
Рәхмәт сиңа кайгыртуың өчен,
Җәлләмичә күңел җылыңны.
Рәхмәт сиңа аяз көннәр өчен!
Моңсу көннәр миңа тимәде
Рәхмәт сиңа бар булганым өчен,
Бернәрсәгә җаным көймәде.
Рәхмәт сиңа яшәгәнең өчен,
Сүзләрсез дә аңлап уемны
Рәхмәт сиңа назлы төннәр өчен,
Яшермичә кайнар куеныңны.
Рәхмәт сиңа сабырлыгың өчен,
Җирдә булып күптән онытылган!
Рәхмәт сиңа бәхет биргән өчен,
Бар кешелек шуңа омтылган.
Рөстәм Сафин
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев