Предыдущая публикация
Балтач районы Түбән Ушма егете Родион Кушаев Европаның иң югары ноктасы булган Эльбрус тавын яулады. Ул Россия һәм Европаның иң биек тауга 5642 метр биеклеккә күтәрелеп, үзенең хыялын тормышка ашырган. Бу хакта «Хезмәт» гәҗите хәбәр итә.
«Югарыга менгән саен, колак гөжли. Табигатенең матурлыгы искитмәле. Аны аңлатып бетерерлек түгел», – ди ул.
Родион музыка белән мавыга — җырлый, гитарада уйный, җырлар яза. Спортны да үз итә: волейбол уйный, хоккей белән кызыксына. Сәяхәт итәргә бик ярата.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев