Кайгыртучан, сабыр, тыйнаклы;
Әнкәй кебек кыстап ашаталар,
Табадагы соңгы коймакны.
Килеп керсәң газиз туган итеп,
Утырталар да түрләренә,
Кинаяләп өйрәтәләр сине,
Шушы тормышның “серләренә”.
Синең кызың, аларга да кыз ул,
Синең улың, аларга да ул;
Синең өскә килгән җил-гарасат,
Аларга күз ачкысыз давыл.
Кыз туган ул үзе сүксә сүгә,
Ләкин бирми сине ятларга;
Дошман килеп ишегеңне какса,
Әзер сине һәрчак якларга.
Кыз туган ул гафу итә белә,
Эчкә йотып барлык ачуын;
Сәфәрләрдә онытмый ул сине,
Коры микән дип аякчуың.
Кыз туганнар алар Әнкәй кебек,
Сабый итеп гел сиңа карый;
Кайчагында буласың да сабый,
Чәчләр ап-ак бит әле ярый.
Кыз туганнар кайгыртучан, тыйнак,
Барып керсәң әзерли табын;
Киткән чакта озаталар зурлап:
“Кайт туганым, кайт яме тагын!”
Мәүлит Шакиров
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1