Предыдущая публикация
Киләчәге борчый җаннарны
Исән-имин, тынычлыкта бергә,
Каршыларга язсын таңнарны!
Хәзергедәй җылы булсын иде,
Килә торган гомер көзе дә
Күп булсыннар иде безнең кебек,
Бәхетлеләр дөнья йөзендэ.
Нишләтәсең, биткә әкрен генә,
Чигеш чигә тормыш ваклыгы.
Ә бит барыбер, уз вакыты белән
Килә икән, килә картлыгы...
Үткәннәргә бер дә үкенмибез,
Ә киләчәк шөкер, өметле!
Безнең теләк: бары балалар
Акласыннар иде өметне!
//Рушания Ахмадуллина (Чанышева)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1