Предыдущая публикация
Әйтелмәгән сүзләр җанда калды,
Иң кирәкле чакта дәшмәдем.
Ерагайдың... Ник соң туктатмадым!?
Тамды бары күздән яшьләрем...
Сукмакларга яткан ап-ак карлар
Күмеп китте таныш эзләрне.
Күңел генә гел кабатлый эчтән
Әйтелмичә калган сүзләрне.
Китмә зинһар, кал, дип дәшәр өчен,
Кыюлыклар никтер җитмәде.
Иреннәрең яшьле күзләремнән
Юатыплар шулчак үпмәде...
Үкенүме, әллә юксынумы,
Сагышларга җанны ни салды?
Үкенечләр булып үткәннәрдә
Әйтелмәгән ике сүз калды... (Г.Шәрипова)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев