Предыдущая публикация
Саулык булса җитә бар да.
Мәңге тынмас йөрәгем бар,
Рухландырып тора алга.
Әткәй- әнкәй газизләрем,
Хәер, дога кала теләп.
Сөйгән ярым, балаларым,
Алар миңа ныклы терәк.
Шатлык бүләр дуслар янда,
Дус- иш белән яшәү җиңел.
Һәр мизгелдән тәмь- ямь табып,
Әй, сөенә минем күңел.
Эшлим икән эшем уңа,
Җанга якын җитмеш һөнәр.
Бәхет көтсен туар таңда,
Имин булсын илләр, көннәр.
Мин яратам сине тормыш,
Мин бит сиңа гашыйк күптән.
Сыйпасаң да, сынасаң да ,
Юктыр сиңа, юктыр үпкәм.
Мин яратам сине тормыш,
Мин бит сиңа күптән гашыйк.
Шөкер итеп яшим җирдә,
Яшәү дәртем тора ташып.
//Айгөл Вәлиуллина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев