"Берничә ай элек, күп еллар дус дип санап йөргән кеше: «Яулык бәйләгәч, кеше булдымы әллә» (элек мин кеше булмаганмын, ахры), – диде, минем артымнан көлемсерәп.
Бу сүзләрне ишеткәч, күз яшьләрем тәгәрәде, йөрәгем чәнчеп куйды. Бу сүзләр өчен дә түгел, ә бу сүзләрне нәкъ ул кешедән ишетергә әзер түгел идем.
Бәлки, тагын кемдер шулай дип уйлыйдыр…
Яулык бәйләгәнгә 1 ел узды. Хиҗаб – камиллек символы, синең кеше икәнеңне исбатлаучы билге түгел! Ул – барыннан да элек Аллаһка ышану, инану. Бу – минем уйлап эшләнгән адымым. Эш идеаль булуда да түгел, ә көн саен кыенлыкларны һәм җитешсезлекләрне лаеклы җиңү, Аллаһның ризалыгына ирешү, ә кемнеңдер хуплавына ирешү нияте белән эшләү түгел.
Без барыбыз да идеаль түгел. Хәтта Аллаһ та безне ничек бар шулай кабул итә, безгә төзәлергә һәм яхшыга омтылырга мөмкинлек бирә. Хиҗаб кию ул, барыннан да элек – ул үз алдымда җаваплылык тою, миндә булган җитешсезлекләрдән котылу, кайдадыр тыелу, кайдадыр буйсыну, сабыр булу...
Әйдәгез, бер-беребезне хуплыйк, ә хөкем итмик. Хиҗаб – Аллаһка ышану билгеләренең берсе генә әле. Әгәр кеше шул юлны сайлаган икән, әйдәгез, аны гаепләмик, ниндидер сәбәпләр эзләмик.
Бер-беребезгә камиллеккә омтылуда этәргеч булыйк, бер-березне илһамландырыйк, Аллаһка таба атлауда бер-беребезгә ярдәм итик."
Чыганак: Интертат".
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 43