- Еш елыйсыңмы, Эльвира?
--- Еш еламыйм. Җыеп-җыеп, елыйм. Берәр нәрсә килеп чыкмаса, күңелемдә кала, тагын килеп чыкмый… Һәм бер мәлне бәреп чыга. Соңгы араларда алай елаганым юк. Аерылган вакытта аяк астымнан җир убылган кебек булган иде. Әмма мин бүгенгем белән канәгать. Туктарга ярамый икән. Ул вакытларда төшенкелеккә бирешмәскә дип, иҗатка китүем ошады. Әгәр ул вакытта шушы авырлыклар булмаса, мин үземнең көчле булуымны аңламас идем дә. Баланы да үзем үстердем, иҗатны да ташламадым. Чибәрләндем, матурландым!
-«Җырлый белмисең», — дип язучылар бармы? Үпкәлисеңме?
--- Һәр кешенең үз фикере. Шуны әйтә алам: үземне җырлый беләм дип санамыйм. Мин күңелем кушканча җырлыйм. Һаваны дөрес итеп алып, ноталарны белеп. Остазлар укытканча җырлау — дөрес җырлау. Мин вокал дәресләренә дә йөрдем. Укытучыларның өйрәтүләре юкка чыкмады, мин аларны хәтерлим. Әмма мин дөрес җырламаучылар рәтенә керәм. Бүген татар эстрадасында дөрес җырлау кирәк тә түгел. Чың күңелдән җырларга кирәк.
-Таныласым килә, дисең. Син популяр түгелме?
---- Юк, хәзер мин популяр түгел. Бары тик элеккеге «Яшьли сөйгән ярым» җыры популяр. Ул җырны һаман да сорыйлар, мин аның белән горурланам. Беренче тапкыр аны 19 яшемдә башкарган идем, ә хәзер миңа 35.
Чөнки үземне җырчы буларак формалашып бетә алмам дип уйлый идем. Дөресрәге, миңа шушы фикерне сеңдереп килделәр. Гаиләле вакытта: «Эстрадада җырчылар күп, синнән булмый», — диючеләр булды. Шушы сүзләргә ышанып, үземне башка өлкәдә эзләдем. Үземнең башка якларымны ачтым ачуын, әмма җыр сәнгате барыбер минеке! Бу фикергә мин, барлык авырлыкларны үткәч, килдем. Минемчә, популяр вакытым әле алда.
Чыганак: Интертат
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2