Предыдущая публикация
Кырыслыгы тора сизелеп.
Ни сәбәптер гыйнвар үтү белән
Язлар көтә күңел өзелеп...
Җылы көтәм... Мин генәме шулай...
Әллә сез дә язны сөясез?
Беләм инде, юаткандай булып,
Февраль кыска бит ул, диярсез...
Үтәсен дә аңлыйм, февраль җитез,
Юыртыр да китәр янымнан.
Бүген менә, нәкъ тә бүген, дуслар,
Ак майларны өзелеп сагынам.
Ашкынуым түгел... уйлар гына,
Талпынуы хисле күңелнең.
Үз вакыты, үз юлыннан килсен
Һәр фасылы газиз гомернең...
Гөлара Шәрипова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев