Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев көз көне йөрәгенә операция ясаткан..
Концертларны күчердем дә, бераз тәнәфес ясап, ял иттем. Болай үземне начар хис итмим, вакыт-вакыт хәл генә бетеп куя.
Әкренләп, барыбер эшләргә кирәк. Йөрәктә стент хәзер, күп йөрергә ярамый. Ләкин концертларны бөтенләй куймыйча да булмый, чөнки билетлар инде сатылган. Безнең ел да бер үк маршрут бара: гыйнвар – Мәскәү белән Казан, февраль – Чаллы, Түбән Кама, март – Уфа, Оренбург яклары. Үзем турында күбрәк уйлап эшләргә кирәк. Алдагы елларда нагрузканы да киметергә кирәк булмагае.
Операциягә керер алдыннан борчылдым, борчылмадым дип әйтмим. Ә аннан соң шулай тиеш әйбер итеп кабул иттем. Димәк, бу – мин үтәсе юл.
Борчылу күбрәк концертларым өчен булгандыр. Җырчы өчен иң куркынычы – ул концертларны туктату. «О, акча дип чаба инде бу», – дип әйтә торгандыр кайберәүләр. Ләкин тамашачыларым инде алдан билет алганнар минем концертка, махсус авыллардан килгәннәр. Күз алдына китерегез: залга бөтен кеше җыелыша, ә артист юк. Тамашачыны шулхәтле уңайсыз хәлдә калдыру инде бу.
«Менә килмәде, безгә генә килеп китсә була иде, аннан яткан булыр иде хастаханәсенә», – дип уйлаучылар да була. Мине менә шушы ягы борчыды һәм хәзер дә борчып тора. Аңлап кабул итсә иде тамашачым барысын да.
Минем тормышымда 2020 елдан бирле – югалту арты югалту… Ел саен кайгы килеп торды. Ир кеше мондый хәлләрне бик авыр кичерә. Нык булып кылансак та, без хатын-кызга караганда күпкә көчсезрәк, нечкәрәк .
Ирина, мин паникага бирелмәсен дип, борчылганын сиздермәде. Балалар да, ул да янәшәмдә йөгереп кенә йөриләр. Ирина ул электән дә миңа «бераз тыелыбрак йөр» дип әйтә килде. Тик мин командам өчен дә җавап бирәм бит. Командамны ашатырга кирәк, аның өчен көн саен концертларга чыгарга кирәк. Өйдә дә торасы килә, тик өйдә генә торып та булмый. Алай да, хәзер элеккегечә сикергәләп йөреп булмас. Һәр кешенең тормышындагы иң мөһим нәрсә ул – гаилә. Алар хакына үземне сакларга кирәк. Мин һәрвакыт әйтәм: минем иң бәхетле вакытым – гастрольләрдән өйгә кайтып керүем. Без шәһәр кырыенда шәхси йорт белән торабыз. Уфага гына чыгып керсәм дә, тизрәк өйгә кайтасым килә башлый. Мине гел өйгә тарта. Гаилә – кеше бәхетенең төп нигезе.
Чыганак: Интертат
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 12