Гүзәлем: "Беренче баламны тугач кына күрсәткән идем. Миңа калса, бу һәр гаиләнең шәхси тормышы. Йөклелек вакытын исән-сау үткәреп, бала тугач кына, социаль челтәрләрдә фотолар белән бүлештем. Әлбәттә, йөклелек чагында фотосессия дә, гендер-пати да ясадык. Әмма аларны шунда ук социаль челтәргә куймадык. Хәзер инде тыныч күңел белән, шатлыклы мизгелләребез белән бүлешә алам. Аллаһка шөкер, сау-сәламәт бала туды. Үземне дә бик яхшы хис итәм. Әнием дә бездә кунакта ярдәм итә, аңа рәхмәтлемен. Бала мәсьәләсе – безнең гаилә өчен могҗиза. Беренче балабызны да 5 ел көттек, икенче балабыз булыр, барысы да килеп чыгар дип көтмәгән дә идек. Аллаһ Тәгалә безгә ике бала әти-әнисе булырга насыйп итте, әлхәмдүллиләһ. Әйе, йөкле булуымны сизеп алучылар булды инде. Мин барыбер кеше арасында йөрим бит, социаль челтәрләрдә дә: “Сез йөклеме әллә?” – дип язучылар булды. Кем белде, шул белде. Моңа артык игътибар итмәдем.
Без үз йортыбыз белән торабыз, еш кына Салават: “Эх, шушында бер малай да булса”, – дип әйткәли иде. Менә хәзер улыбыз туды, үскәнен көтәбез. Әлегә карларны Салават үзе көрәр инде, без улым белән чыгып, аны дәртләндереп кенә торырбыз (көлә). Салаватның шатлыгын сүз белән аңлатып бетереп булмый. Үзенчә: “Улым Ибраһим, әниеңнең сүзен тыңла”, – дип тә кабатлап йөрде. “Улым” дип эндәшергә тел өйрәнмәгән, кайвакыт “кызым” да чыгып китә.
Исемне озак сайламадык, чөнки Мәдинә туганчы ук малайга исем сайлап куйган идек. Без беренче балабыз, малай булыр дип уйлаган идек. Ибраһим – пәйгамбәребезнең исеме. Бу исем миңа шундый нык ошый. Туганнар да берничә исем тәкъдим итте. Абдуллаһ, Ардуган, Бәхтияр исемнәрен дә күздә тоттык. Әмма Ибраһим исеменә тукталырга булдык."
Салават һәм Гүзәлем Миңнехановлар гаиләсен котлыйбыз! Исән-сау, әти-әниләренең ышанычы булырдай бала булып үссен.
Чыганак: Шәһри Казан
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 25