Сизелми лә көннең узганы.
Бүген, әнә Җирем өстен япкан
Яңа кышның ап-ак юрганы...
Көнем белән төнем чиратлашкан,
Көз -язларым белән - ак кышым,
Ак төсләрем башкалары белән,
Хагым белән хатам- ялгышым.
Сөенечем белән янәшәдән,
Атлый бүген зарым- сагышым.
Ак кышларым салкын таратканда,
Җанга дәва - карлар балкышы!
Ак балкышка ап -ак хисләр белән,
Кышларыма юлым кергәндә,
Җиде күккә очкан сыман Җаным -
Күңелемә - илһам иңгәндә...
Илһамланып кыштан, шигырь тезәм...
Шигырьләрдә эрим, югалам...
Ярсыйм, яшьним! Тынам, кабат янам,
Тормыш шау- шавына уралам...
Кышларыма юлым кергән чакта -
Шатлыгымнан хәтта, моңланам...
Язмыш тарафыннан бихисап кат,
Тормыш чатларында сыналам!
Тынам... кабат ярсыйм, янам...
Сынау үткән саен сафланам...
Карлар балкышыннан, тойгылардан,
Хисләремнән - моңнар ярала...
Йөрәк кылларымны чиртә- чиртә,
Шигырьләрдән туа - һәр җырым...
...Шау аклыкка юнәлгәндер, шуңа -
Гомеремнең моңлы бу юлы!
//Раушания Сафина
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев